Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Cугышам,ышанам,яратам

 

7 сентябрь көнне Биектау авыл китапханәсе китапханәчеләре танылган шагыйрь Эдуард Асадовның 100 еллык юбилеена багышланган «Сугышам,ышанам,яратам» исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Эдуард Аркадьевичның поэзиясе, беренче карашка, бик гади. Ләкин нәкъ менә бу гадилектә аның миллионлаган җанатарларына якын булган тирән мәгънәләр яшеренгән. Аның дистәләгән шигырьләре музыкага куелган, нәтиҗәдә мәхәббәт, тормыш турында романслар барлыкка килгән, алар һәрвакыт актуаль. Әдәби сәгатьтә катнашучылар шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында сөйләштеләр. Аның характерындагы ныклык, кыюлык, батырлык кебек сыйфатларга аерым игътибар бирелде.