Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Алишның әкият иле

2023 елның сентябрь аенда Бөек татар шагыйре һәм язучысы, Бөек Ватан сугышы герое Абдулла Алишның тууына 115 ел тула. Ул күпкырлы талантлы язучы. Абдулла Алиш повесть, очерк, пьеса яки шигърият жанрында җиңел иҗат итә. Ләкин аның бөтен гомеренең төп мәхәббәте балалар булган, нәкъ менә алар өчен ул үзенең күпчелек әсәрләрен иҗат иткән. Әлдермеш авыл китапханәсендә Абдулла Алиш китапларын кычкырып укулар узды. Укучылар игътибарына татар һәм рус телләрендәге нәфис әсәрләр: романнар, повестьлар, поэмалар, шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр тәкъдим ителде. Мәктәп укучыларына язучы, шагыйрь, әкиятче, сугышчы һәм герой Абдулла Бариевич Алишның биографиясе турында сөйләдек. Балалар әкиятләрне тыңладылар һәм кычкырып укыдылар, укыганның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирделәр.