Алтын куллар
Кайсы гына йортка кермә, анда кул остасы, җыр-моңга гашыйк хуҗалар, алтын куллы, олы йөрәкле кешеләр яши. Эшен яратып, намус белән башкарган алтын кулга җан җылысын да кушып эшләнгән эшләр генә үзен хас матурлык тудыра.13 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә укучылары ярдәме белән «Алтын куллар» исем астында күргәзмә эшләнде. Укучылар әниләре ярдәме белән эшләгән кул эшәлрен алып килделәр, һәм кыскача эшләү методлары белән таныштырып киттеләр. Укучылар кул эшләрен эшләү өчен сабырлык, эшнең тәртибен белеп эшләргә кирәк икән дигән фикердә калдылар.
