Җәйге китап марафонының районкүләм җиңүчеләре
2023 елның 13 сентябрендә Үзәк балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проекты җиңүчеләрен бүләкләү булды. Бу марафонда катнашучы һәр кеше карта-юл күрсәткече ала, аның буенча яшь укучылар, теләсә нинди ошаган китапны укып, карта биремнәрен үтәп, алга баралар. Җәй тәмамланды, балаларның җәйге китап сәяхәте дә тәмамланды.
Районкүләм җиңүчеләре: Шәмсетдинов Данис, Ибраһимова Дания һәм Сәлимуллина Мәрьям.
