Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Чигү – кеше куллары могҗизасы

 

Иҗади мавыгу кеше өчен бик мөһим. Хатын-кызлар, традицияләрне саклап, кул эшләре осталыгы серләрен буыннан-буынга тапшыралар. Үз куллары белән башкарылган кул эшләре иң оригиналь идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Чигү – иң яраткан һәм киң таралган кул эше төрләренең берсе. 14 сентябрьдә Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе Олы Битаман мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Чигү – кеше куллары могҗизасы» исемле китапханә утырмасы уздырды. Китапханәче балаларны чигүнең барлыкка килү тарихы, татар орнаменты билгеләре белән таныштырды һәм орнаментның төрле төсләренең мәгънәләре турында сөйләде, шулай ук кул эшләре турындагы китапларга күзәтү үткәрде. Алар Нурзия Сергееваның «Татар чигүе», «Тылсымлы бизәк», «Тылсымлы энә» китаплары.Чарада балалар татар халкының матурлыгын һәм зирәклеген чагылдырган халык бизәкләренең искиткеч дөньясы белән танышты. Бүген чигү популярлыгын югалтмаган. Бу гадәти әйберләргә һәм киемнәргә оригиналь һәм уникаль бизәк төшерүнең искиткеч ысулы. Балаларның чигүне тырышып башкаруларын күрү бик күңелле булды.