Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тылсымлы әкиятләр

Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Татарстанның Куйбышев районы Көек авылында дөньяга килә. Абдулла шушы тату, хөр фикерле һәм хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән ук зирәк һәм зиһенле малай булып үсә, алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннары авылдагы башлангыч мәктәптә укый башлый.  15 сентябрь көнне Казаклар авыл киапханәсе китапханәчесе «Карлыгач»  балалар бакчасы балаларын, язучы Абдулла Алиш тууына 115 ел уңаенан  китап күргәзмәсе белән якыннан таныштырды.Укучылар белән А.Алишның «Тукмар белән Чукмар» әкиятен сәхнәләштереп,шул әкиятне искә төшереп уздылар. «Куян кызы», «Сертотмас үрдәк» әкиятләр китабын өйләренә укырга алдылар.