Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкият укыйбыз

16 сентябрь көнне Сая авылы китапханәсендә Абдулла Алишның юбилее уңаеннан китап укучылар «Алиш безнең күңелләрдә» китап күргәзмәсе белән таныштылар, укучыларга язучының иҗаты һәм тормышы турында сөйләнде, А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен бергәләп укыдык, таныш тугел кешеләр белән аралашуның күңелсез хәлләр китереп чыгарырга мөмкинле турында, серләрне саклый белергә кирәклеге аңлатылды. Укучылар Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Койрыклар», «Куян кызы», «Чукмар белән Тукмар» әкиятларен яратып укуларын әйттеләр.