Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яраткан Алишыбыз

Усад авыл китапханәсендә күренекле татар балалар язучысы Абдулла Алишның 115 еллык юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе ясалды. Биредә китапханә фондында булган әкиятләр, язучының әсәрләре кергән китаплар һәм аның Муса Җәлил белән әсирлектә булган чоры турында истәлекләр урын алды. Балалар өчен бик күп әкиятләр иҗат итеп, татар әдәбиятына әкиятләр остасы булып танылган Абдулла Алишны белмәгән кеше юктыр. Ничә еллардан бирле яшь буын вәкилләре аның шифалы әкиятләрен укып, сабак ала, әдәпле булырга омтыла,файдалы киңәшләрен ала. Абдулла Алиш әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора , чөнки алар кызык та, аңлаешлы да. Аның әсәрләрендә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр үзара аралашып, сөйләшеп, безне табигать белән таныштыра, тәбигать матурлыгын күрә белергә,эш яратырга, тырыш, батыр булырга, өлкәннәрне тыңларга һәм ихтирам итәргә өйрәтә.