Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Алишның әкиятләр илендә

Күренекле әкиятче, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Чишмэкей” балалар бакчасында балалар өчен “Алишның әкият илендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

Китапханәче Абдулла Алишның нинди искиткеч кеше булуын, балаларны бик яратуын һәм алар белән һәрвакыт уртак тел табуын әйтте. Нәкъ менә, балаларга мәхәббәт аны әдәбиятка китерде. “Әкият агасы” дип аның балалары атаганнар. Абдулла Алиш шигырьләр, очерктар, хикәяләр, пьесалар яза, ләкин ул татар әдәбияты хәзинәсенә язган әкиятләре белән кереп кала. Абдулла Алиш әсәрләрен бөтен буын балалары яратып укый. Аннары балалар танылган “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Нечкә бил” әкиятләрен искә алып, “Алишның әкиятләр илендә” китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Чараның нәтиҗәсендә балалар Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” һәм “Чукмар белән Тукмар” әкиятләренә рәсем ясадылар.