Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Талант белән очрашу

Ямаширмә авыл китапханәсе бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның туган көненә багышланган «Талант белән очрашу» исемле китапханә сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды. Балалар өчен язылган хикәяләреннән өзекләр буенча викторина үтте, шулай ук балалар аның тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Балаларга авторның «Слива төше», «Акула» һәм башка әсәрләреннән өзекләрне үзләренә уку мөмкинлеге бирелде.