Балалар өчен халык уеннары
Халык уеннары вакыт үткәрүнең яхшы ысулы гына түгел, ә үсеп килүче буынны җитезлеккә, кыюлыкка, батырлыкка, игелеккә, үзара ярдәмләшүгә өйрәтүче үз-үзеңне танып белүнең яхшы чарасы булып тора. Уеннар ярдәмендә балаларны борынгыдан ук өлкәннәр эшләгән эшләрне имитацияләргә өйрәткәннәр. Хәзерге вакытта балалар халык уеннарына аз вакыт багышлыйлар. Онытылып барган халык уеннарын искә төшерү максатыннан Ямаширмә авыл китапханәсе уен программасы үткәрде, анда балалар «Түбәтәй», «Чүлмәк сату», «Тимербай» кебек татар халык уеннары белән таныштылар һәм уйнап карадылар.
