Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гөбәдия пешерү буенча осталык сәгате

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар халкы милли ашлары белән горурлана һәм алар белән дөньяга танылган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. олы Кавал авылы китапханәсе камыр ризыгы Гөбәдия пешерү буенча осталык сәгате уздырды. “Чишмэкей” бакчасына йөрүче балалар бик тырыштылар. Кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Соңыннан пешкән бәлеш белән чәй эчтеләр.
Татар халкының милли ризыкларының берсе булган гөбәдияне һәр хатын-кыз пешерә белергә, Коръән ашлары, туган көн кебек бәйрәмнәрдә ул һәрвакыт өстәл түрендә торырга тиеш. Гөбәдия – гади генә ризык түгел, ә халкыбызның иң күркәм милли ашы!