Минем тәрбиячем-супергерой
28нче сентябрь көнне Дачное авыл китапханәсендә Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган «Минем тәрбиячем-супергерой» дигән рәсем конкурсы узды. Тәрбияче-әнидән соң баланың тормыш юлында очраган беренче укытучысы. Хәзерге тәрбияче-психолог, артист, дус, остаз да булырга тиеш. Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелде, аның максаты – әхлакый ориентирлар, тәрбияче һөнәренә хөрмәтле мөнәсәбәт тудыру. Чарада китапханәче тәрбияче һөнәре, балалар бакчасында башка хезмәткәрләр эшләве турында сөйләде. Балаларның рәсемнәре креативлыгы белән аерылып тора, зур мәхәббәт, җылылык һәм фантазия белән башкарылган. Чара азагында балалар грамота һәм призлар белән бүләкләнде.
