Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тарих буенча сәяхәт

Ямаширмә авыл китапханәсе яшьүсмерләрне танып белү – уен формасында татарларның мәдәни мирасы белән таныштырды. Һәр кеше үз тарихын, үз халкының мәдәни мирасын, безнең ата-бабаларыбыз ни белән шөгыльләнгәнен  белергә тиеш. Татар халкы элек-электән матурлыкка омтылган. Бу киемнәрдән, бизәнү әйберләреннән, төрле төстәге күн аяк киеме мозаикасыннан, көнкүрештән күренә. Аларны татар халкына гына хас булган милли бизәкләр бизи. Чарада катнашучылар халык сәнгатенең барлыкка килү тарихы белән кыскача таныштылар, сорауларга җавап бирделәр, аннары ләлә формасында брошка ясау буенча мастер – класста катнаштылар – вакытлыча һөнәрчеләр булып милли бизәкләр белән бизәнгеч ясадылар