Халкыбызның милли бизәкләре
Элек-электән татар халкы матурлыкка омтылган. Татар орнаментының гүзәл үрнәкләре ювелир эшләнмәләрдә, бизәкле чигүләрдә, тукымаларда, кабер ташларында, баш киемнәрендә, төрле төстәге мозаикалы күн аяк киемнәрендә, татар йортларының бизәлешендә ачык чагылыш тапкан.
Яшь буынны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү – бүгенге көндә актуаль булып кала.
Коркачык авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Халкыбызның милли бизәкләре» дип исемләнгән чара уздырылды. Чарада катнашучылар презентация, китаплар аша татар халкының сәнгате, татар милли бизәге белән таныштылар. Укучылар этник стильдәге кием-салым һәм бизәнү әйберләренең колорит кына түгел, ә үз халкы турында мәгълүмат та бирүе, «визит карточкасы» булып торуы турында да белделәр.
Чара, татар халкының милли мәдәнияте белән якыннанрак танышу белән беррәттән, үзең өчен татар милли бизәнү әйберләренең элементларын һәм бөтен матурлыгын чагылдырган кабатланмас бизәнү әйбере ясарга өйрәнү мөмкинлеге дә бирде. Чарада катнашучылар лалә чәчәге формасындагы бик матур брошка ясадылар.
