Диңгезгә күңелле сәяхәт
29 сентябрьдә Бөтендөнья диңгез көне билгеләп үтелә. Биектау авыл китапханәсе мәктәп балалары өчен «Диңгезгә күңелле сәяхәт» дигән кызыклы чара оештырды. Китапханәче укучыларны китапханә фондындагы «Жители моря», «Подводные животные», «Моря и океаны», «Все о подводном мире» исемле китаплар белән таныштырды. Чара барышында балалар табышмаклар чиштеләр, диңгез турында шигырьләр укыдылар, Святослав Сахарновның «Как краб кита выручил» дигән гыйбрәтле диңгез әкияте белән таныштылар.
