Мәгълүмат. Ышаныч. Уңыш
Чернышевска авыл китапханәсендә укучыларга глобаль челтәрнең уеннар гына түгел, файдалы сервислар да булуы турында презентация күрсәтелде. Шулай ук онлайн киңлектә нинди хәтәр вәзгыятьләр барлыгы турында да сөйләнде. Балалар үзләре дә интернеттан ничек файдаланганнарын, челтәрдә нәрсә эшләргә мөмкин һәм эшләргә ярамаганлыгын, аларга таныш булмаган номерлардан ничек шалтыратуларын һәм мондый очракларда алар нәрсә эшләгәннәрен сөйләделәр. Чара соңында аларга кирәкле мәгүлүматлар язылган буклетлар өләшенде.
