Гомер үтә диеп кайгырмагыз!
Беренче октябрьдә бөтен дөньяда Өлкәннәр көне билгеләп үтелә, ул Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе карары белән билгеләнгән иде. Россиядә, күп кенә бәйрәмнәр белән беррәттән, дулкынландыргыч һәм күңелле бәйрәм – Өлкәннәр көне кертелүе җәмгыятьнең барлык әгъзаларына хөрмәт күрсәтеп, аларның хезмәтләрен һәм әһәмиятлелеген тану турында сөйли. Өлкән кешеләр үзләрен гомер буе хезмәткә, балалар тәрбияләүгә багышлаган, киләсе буынга үзләре башлаган эшне дәвам иттергә эстафетаны тапшырып калдыралар. Бу көнне Чернышевка авыл китапханәсе лаеклы ялдагы элеккеге китапханәчеләрне һәм пенсионер китап укучыларны хөрмәтли. Шулай ук китапханәдә сәламәт яшәү рәвешенә, озын гомер серләренә һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең актив тормыш позициясенә багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды.
