Җәнлек совхозы тарихы – йөзләрендә
Олы яшьтәге кеше көненә Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә «Җәнлек совхозы тарихы – йөзләрендә» күргәзмә-истәлек оештырылды. Авылның тарихын аның халкы үз хезмәте һәм эше белән төзегән. Алар барысы да туган авылыбыз үсешенә зур өлеш керттеләр. Менә алар турында әлеге күргәзмә сөйли: совхозның ничек һәм кем тарафыннан булдырылуы, авыл хуҗалыкның алдынгылары турында. Экспозициядә бай туган якны өйрәнү материаллары тәкъдим ителгән: Биектау районы тарихы буенча китаплар, Бөреле җәнлек совхозының атказанган хезмәткәрләр биографияләре, вакытлы матбугаттан Бөреле кешеләре турында мәкаләләр, «Иске Чемодандагы музей»дан уникаль фотодокументлар. Укучылар хезмәт яшьлеген, хезмәттәшләрен, күршеләрен, танышларын искә төшерәләр, тормыштан алган хатирәләре белән уртаклашалар. Шунда ук күргәзмә янында тикшеренү эше алып барыла: укучылар архив фотоларында сурәтләнгән кешеләрнең исемнәрен әйтәләр. Шулай итеп, күргәзмә белән танышу зур файда белән уза, ул 10 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
