Мәрхәмәтле булыйк
Октябрьнең беренче көннәре өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Алар заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчләрен кызганмаганнар. Бу дөньяда куйган хезмәтләре , кылган изгелекләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Яшь буын аларга бары тик саулык сәламәтлек, дөньяга ямь биреп яшәүләрен генә телибез. Кече Рәс авыл китапханәсе Суксу мәданият йорты һәм Кече Рәс авыл клубы белән берлектә музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә өлкән буын кешеләребез үзләренең яшьлек хәтирәләрен искә алып күңелле ял иттеләр.
