Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хайваннар дөньясында

 

    4 октябрь көнне бөтен дөнья Халыкара хайваннарны яклау көнен бәйрәм итә. Биектау авыл китапханәсе китапханәчеләре 3 нче мәктәпнең 1 класс укучылары белән «Әдәби зоопарк» дигән танып белү уены үткәрде. Чара  барышында балалар «Хайванны таныгыз» исемле викторина сорауларына җавап бирделәр, «Зурлар һәм кечкенәләр» уенында катнаштылар. Шулай ук  укучылар  хайваннар турындагы китаплар белән таныштылар.