Укытучы китап битләрендә
5 октябрьдә педагоглар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Авыр хезмәтләре белән укытучылар үз бәйрәмнәренә лаек булдылар.
Бәйрәм алдыннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә мәктәп турында сәнгать әсәрләре, укытучылар турында шигырьләр урнаштырылды. Китапханәче укучылар белән мәктәп тормышы турында әңгәмә корды һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады.
