Игелек һәм хөрмәт көнендә
5 октябрьдә Биектау үзәк китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган китапханә эше ветераннарын хөрмәтләү булды. Тантаналы чарага Биектау үзәк китапханәсе һәм филиал китапханәләренең элеккеге хезмәткәрләре чакырылган иде. Бәйрәм кунакларын китапханәләрнең хәзерге тормышы, инновацион эшчәнлек белән таныштырдылар, ветераннар истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм концерт номерлары белән тулыландырылды. Китапханәдәге чара чәй эчү белән тәмамланды.
