Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Без укытучының бөеклеген данлыйбыз

         Ел саен 5 октябрьдә йөздән артык дәүләт Бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үтә. Бу барлык укытучыларның һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – укытучыларның сыйфатлы белем бирү процессындагы роле һәм казанышлары, шулай ук җәмгыять үсешенә бәяләп бетергесез өлешләре билгеләп үтелә торган көн. Кече Битаман китап бирү пункты котлауларга кушылды. Бу көнгә «Укытучылар китап битләрендә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, ә ВКонтакте социаль челтәрендә https://vk.com/wall226255776_3202 ссылкасы буенча мәктәп укучыларының видеокотлауларын тыңлап үтәргә була.