Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Без сезнең белән горурланабыз

 

Олы кеше декадасы традицион рәвештә 1 октябрьдә башлана. Бу вакыт юкка гына сайланмаган. Чөнки картлык – Алтын көз кебек үк Алтын вакыт. Бу көн өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм аларга ярдәм итәргә кирәклеген искә төшерә. Кече Битаман китап бирү пункты өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләүгә кушылды. Кулланучыларны әби-бабайлар турындагы әдәбият белән күргәзмә каршы ала, хикәяләрне һәм шигырьләрне кычкырып укырга мөмкинлек  бар. Бәйрәм өстәле артында олы яшьтәге кунаклар җыелды. Алар өчен сәхнәдән яшь талантларның шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Юмористик шигырьләр, яшьлек хатирәләре, иң өлкән кунак Каюмов Мөхәммәткарим башкаруындагы татар такмаклары өлкән буын бәйрәменә онытылмаслык күңелле мизгелләр кертте.