Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рәхмәт сезгә, укытучылар!

 

Ел саен 5 октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм халыкара статуска ия һәм Бөтендөнья укытучылар көне дип тә атала. Бу көнне педагоглар укучыларыннан котлаулар кабул итәләр, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр бирәләр, концертлар оештыралар. 

Укытучы фәннәрне өйрәтүче кеше генә түгел, ә  яшь буынны тәрбияләү буенча махсус гражданлык миссиясен дә үти. Аларның белемнәре, тәҗрибәсе, традицияләр дәвамлылыгы   һәр мәктәпнең нигезендә ята.

5 октябрьдә Айбаш авыл китапханәсендә Укытучылар көненә багышланган чара уздырылды. Чара башында китапханәче барлык катнашучыларны Укытучылар көне белән котлады, әлеге бәйрәмнең барлыкка килү чыганагы турында сөйләде. Кичә барышында шигырьләр яңгырады, мәктәп турында юмористик күренешләр күрсәтелде. Чара кунаклары викторинада катнаштылар.