Хайваннар дөньясында
Табигатькә ямь биреп яшәүче хайваннар, җәнлекләр, кошларыбыз бар. Укучылар белән табигатне, хайваннарны сакларга, рәнҗетмәскә өйрәтү бурычларыбызның берсе булып тора. Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә килгән укучылар белән “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән презентация карап үтелде. Хайваннар турында мәкалләр укылды, табышмакларга җавап табылды.Шулай ук китап күргәзмзсе аша кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.Т.А.Адольф «Заповедными тропами», В.Г.Бабенко «Птицы красной книги СССР» китаплары аша бетә баручы кошлар, хайваннар турында күп мәглъүмәт тупладылар. Ахырда укучылар А.Гыйлаҗевның “Урман серләре”,Т.Шакирова Хайваннар дөньясында китапларын укырга алдылыр.
