Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Уңышларым өчен рәхмәтлемен

Була шундый  укытучылар, алар үз укучыларының тормышында мәңге югалмаслык  эз калдыралар. Укытучы балаларны уйларга, үз өсләрендә эшләргә, яңа, кайвакыт авыр һәм катлаулы нәрсәләрне булдырырга этәргеч ясыйлар. Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итү алдыннан Чернышевка авыл китапханәсендә, традицион рәвештә, укытучыларны котлау акциясе үткәрелде. Акциядә катнашучы һәркем укытучы турында шигырь юлларын кычкырып укып, иң акыллы һәм затлы һөнәр вәкилләренә үз хөрмәтен белдерде. Котлаулар җыентыгына Р.Рождественский, А. Дементьев, В. Тушнова һәм башкаларның шигырьләре кертелде. Укылган шигырь битләрен катнашучылар үзләре белән китап өчен кыстыргыч итеп алдылар.Видеоязмаларны түбәндәге сылтамалар буенча кереп карарга мөмкин:

https://vk.com/video-218319648_456239037, https://vk.com/video-218319648_456239036

https://vk.com/video-218319648_456239035, https://vk.com/video-218319648_456239034

https://vk.com/video-218319648_456239032, https://vk.com/video-218319648_456239033

https://vk.com/video-218319648_456239031