Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне
Ел саен октябрь аенда бөтен дөньяда халыкара экология бәйрәмен билгеләп үтә. Ул бәйрәм кешелек дөньясының игътибарын Җир планетасы флорасының һәм фаунасының яшәү тирәлеген саклау проблемаларына җәлеп итү максатыннан оештырылган. Шул максат белән Мүлмә авыл китапханәсе дә мәгълүмати сәгате үткәрде. Китапханәнең яшь китап укучыларына экологик темага багышланган видеоролик күрсәтелде, глобаль экологик проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләнелде. Чара ахырында «Без флора һәм фауна турында нәрсә беләбез?!» дип исемләнгән экологик уен үткәрелде. Балалар уенда бик теләп катнаштылар һәм барлык сорауларга да дөрес җавап бирделәр.
