Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Укытучы китап битләрендә

Октябрьдә педагоглар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Укытучылар көненә Биектау авыл китапханәсе «Укытучы китап битләрендә» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә рус, совет язучыларының мәктәп турындагы әсәрләре тәкъдим ителде: В. Распутинның «Уроки французского», Г. Полонскийның «Доживём до понедельника», В. Астафьевның «Фотография, на которой меня нет», В. Железниковның «Чучело», «Чудак из 6 «Б», Т. Крюкованың  «Невыученные уроки» һәм башкалар. Китапханәчеләр укучылар белән мәктәп тормышы турында сөйләштеләр һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясадылар.