Укытучы көне
Укытучылар көне – ул үзен балаларга багышлаган, аларга белем бирергә теләгән, киләчәк буыннарны тәрбияләгән кешеләр бәйрәме. Укучылар үзләренең сыйныф җитәкчесен Шигали авыл китапханәчесе белән берлектә зур открытка ясап, сөендерергә булдылар. Укучылар ике зур кагазь бите ябыштырып, аны фломастерлар һәм буяулар белән бизәделәр. Бу укытучы өчен иң күңелле сюрприз булды, чөнки анда балалар күңел биреп ясадылар. Балалар иҗаты сыйныфны берләштерде, әйләнә-тирәдәгеләргә рәхәт хис-кичерешләр бүләк итте.
