Кечкенә бөртек бүләге
Икмәк – кеше өчен яшәү, сәламәтлек һәм иминлек билгесе. Ул башка продуктлардан аермалы буларак, һәрвакыт өстәлгә куела һәм туендыручы булып исәпләнә. Китапханәдә үткәрелгән чара барышында балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, бодайның кайда үсүен, бер бөтен икмәк пешерү өчен күпме бодай үстерергә кирәклеген, кешеләрнең элек ничек икмәк үстерүләрен, уңышны җыюларын белделәр. Укучыларга элек-электән Русьта икмәккә саклык, хөрмәт белән караганнары турында сөйләп, икмәк турында мәкальләр, әйтемнәр һәм шигырьләр укылды.
