Данил Салиховка – 65! Юбилеегыз белән!
Сәлихов Данил Хәбибрахман улы 1958 елның 7 октябрендә Актаныш районының Киров исемендәге совхоз поселогында туган. Бу көнгә Кече Битаман китаплар бирү пунктында драматургның 65 еллык юбилеена багышланган китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, аның портреты, «Сөембикә» һәм «Идел» журналларында басылып чыккан интервьюлары, шулай ук фондта булган әсәрләре тәкъдим ителде. Танылган драматург Данил Салиховның пьесалары күп еллар дәвамында сәхнәдә якты, заманча тормыш белән яши, бөтен Россия буенча күп кенә театрларның репертуарларын бизи.
