Маҗаралы җилкәннәр астында
2023 елның 11 октябрендә Үзәк балалар китапханәсендә, совет һәм Россия язучысы Владислав Петрович Крапивинның юбилеена багышланган «Маҗаралар җилкәннәре астында» китап күргәзмәсе ачылды. Крапивинның китаплары: «Корал йөртүче Кашка», «Кылычлы малай», « Энем өчен бишек» «Зәңгәр фламинго» һәм авторның башка әсәрләре. Язучының китапларында гаделлек, дуслык, намус һәм батырлык хисе булган, бәлагә эләккәннәргә ярдәмгә килә белгән малайлар яши.
Махсус QR-кодларга телефон камерасын китереп, Владислав Крапивинның биографиясе белән танышырга һәм аның әсәрләре буенча төшерелгән нәфис фильмнарны карарга мөмкин.

