Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне

 

  Биектау авыл китапханәсе 3 нче мәктәпнең 8А сыйныф укучылары белән бергә XI халыкара «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» акциясендә катнашты. Китапханәдә бөек шагыйрь иҗатына багышланган әдәби сәгать узды. Әңгәмә барышында китапханәче  укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән бәйле булган кызыклы фактлар белән таныштырды, ә балалар мәктәп программасы буенча өйрәнгән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Шулай ук чарага китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә М.Ю. Лермонтовның танылган һәм барлык кеше яратып өлгергән әсәрләре тәкъдим ителде.