Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әтигә багышлана…

 

Әтиләр көне — РФ Президенты Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән мөһим гаилә бәйрәме. Бу бәйрәмгә Олы Битаман авылы китапханәсе «Әтигә багышлана… » исемле шигърият сәгате үткәрде. Чара башында китапханәче бәйрәмнең тарихы, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясенең кайчан һәм кайдан килеп чыгуы, аны бүген нинди илләрдә билгеләп үтүләре турында мәгълүмат бирде. Аннары балалар әтиләре, аларның эше, казанышлары, әтиләре белән нәрсә эшләргә яратулары турында сөйләделәр. Шигъри сәгатьтә катнашучыларның игътибарына балалар өчен язучы татар шагыйрьләре китапларыннан китап күргәзмәсе ясалды. Бу китаплардан балалар әтиләргә багышланган шигырьләрне сайлап, аларны кычкырып укыдылар. Шәүкәт Галиев, Рафис Корбан, Йолдыз, Эльмира Шәрифуллина, Марсель Галиев, Булат Садретдинов, Бикә Рәхимова, Фирүзә Җамалетдинова шигырьләре балаларга бик ошады. Аннары балалар әтиләренә әйтә торган иң яхшы һәм назлы сүзләрне рәхәтләнеп искә төшерделәр.