Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әти – минем иң яхшы дустым!

 

 Бөреле җәнлек совхозы  авыл китапханәсендә 2021 елдан башлап Россиядә билгеләп үтелә торган ата көне уңаеннан һәр октябрьнең өченче якшәмбесендә яшь укучылар өчен «Әти – минем иң яхшы дустым» дип аталган тематик кичә үткәрелде. Чара башында китапханәче яңа бәйрәмнең барлыкка килүе, аның җәмгыятьтә әһәмияте турында сөйләде. Аннары нәфис әдәбиятка күзәтү ясалды: Э. Успенский  «Федор абый, эт һәм мәче», А. Грин «Ал парус», А. Гайдар «Чук һәм Гек», А. Толстой «Алтын ачкыч», «Мио, минем Мио» һ. б. Балалар «китап  әтиләрен» атадылар,  В. Маяковскийның «Нәрсә яхшы, нәрсә начар?» шигырен кычкырып укыдылар.Чара ахырында күңелле нотада «Әти – минем иң яхшы дустым!» мультфильмын карадылар.