Педагогик идеяләр ярминкәсе
Дөбъяз авыл китапханәсендә педагог һәм остаз елына багышланган «Педагогик идеяләр ярминкәсе» дигән китап күргәзмәсе куелды. Укучылар өчен төрле сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, гадәти булмаган бәйрәмнәр сценарийлары, интеллектуаль кичәләр, капустниклар һәм башка чаралар уздыру буенча киңәшләр тупланган әдәбият тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, рухи-әхлакый үсеш һәм укучыларны хокукый яктан тәрбияләү буенча программалар, балаларның ялын оештыру материаллары табарга мөмкин. Әлеге методик ярдәмлекләр тәрбиячеләргә, сыйныф җитәкчеләренә һәм мәктәптә төрле эшчәнлек алып баруны оештыруда тәрбия эшләре буенча завучыларга ярдәм итәчәк. Күргәзмә шулай ук балаларның гармонияле үсешенә юнәлтелгән ата-аналар өчен дә файдалы булачак.
