Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне
Коркачык авыл китапханәсе XI нче Халыкара «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» акциясенә кушылды. Акция кысаларында китапханәдә китап күргәзмәсе һәм «Һәркемгә таныш Лермонтов» дип исемләнгән танып– белү сәгате булып узды.. Чарада катнашучылар М.Ю.Лермонтовның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Китапханәче балаларга шагыйрьнең катлаулы язмышы турында сөйләде, үзенең кыска гына гомерендә ул безгә бөек әсәрләрен калдырганлыгы турында искәртеп китте. Акциядә катнашып, балалар шагыйрь турында бай мәгълүмат алдылар, әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
