Алтын көзнең язучылары
19 октябрьдә Биектау авыл китапханәсендә, «Пушкин картасы» программасы кысаларында, «Алтын көзнең язучылары» дип исемләнгән әдәби викторина узды. Чара блиц-турнир формасында үтте. Катнашучылар ике командага бүленеп, китап битләре буйлап сәяхәткә чыктылар. Сәяхәттә укучылар танылган язучыларын искә төшерделәр. Алар «Осень в стихах русских поэтов», «Очей очарование», «Буквы перепутались», «Загадки осени» конкурсларында катнаштылар. Викторина барышында Ф. И. Тютчевның һәм А. К. Толстойның, А. С. Пушкинның, Н. А. Некрасовның, И.А. Бунинның шигырьләре яңгырады. Чара ахырында катнашучылар рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
