Тәмәке тарту юк-Сәламәтлек әйе!
Яшүсмерләр белән тәмәке тартуның зыяны һәм никотинның кеше организмына һәлакәтле тәэсире турында әңгәмә-диалог үткәрелде, бигрәк тә ул әле формалашып килүче балалар һәм яшүсмерләр организмы булса. Профилактик әңгәмә барышында “мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр өчен тәмәке тартуның зыяны” видеоролигы, шулай ук”Сәламәтлек дәресе” дигән кечкенә мультфильм күрсәтелде. Тәмәке тартуның сәламәтлеккә тәэсире күрсәтелә. Китапханәче балаларга И.Семеновның «Сәламәт булырга өйрәнәм» һәм Н. Коростелевның «50 сәламәтлек дәресе» китабын тәкъдим итте.
Чара ахырында тәмәке тартуга каршы булган балалар сәламәтлек плакатына стикерлар ябыштырдылар.
