Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россиянең һәм Татарстан Республикасының танылган театрлары

 

«Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә»- дип язган, Г.Тукай. Театр-ул тылсымлы, сихри, искиткеч матур бер дөнья. Монда сөйләм дә, уйлар да , хәрәкәтләр дә, җыр-бию дә үзенчәлекле. Уйнаучыларга кушылып, тамашачы елый да- көлә дә, куана да-кайгыра да. Театр сәньгате һәм илебезнең атаклы театрлары турында балалар белән Усад авыл китапханәсендә әңгәмә уздырылды. Шулай ук театрның төрләре, жанрлары, атаклы театр әһелләре турында һәм танылган драматургларның әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды.