«Әдәби кунакханәдә» очрашу
25 октябрьдә «Әдәби кунакханәдә» Биектау районының ГАУСО «КЦСОН «Эмет» МТЗ и СЗ РТ өлкән инвалидлар өчен көндезге эш алып бару төркеме белән чираттагы очрашу узды. Чарада катнашучылар Лев Николаевич Толстой иҗаты белән таныштылар. Лев Толстой дөньяда иң танылган язучыларның һәм философларның берсе. Катнашучылар Бөек рус язучысының китапларын карап чыктылар, үз күзәтүләре белән уртаклаштылар. Китапханәчеләр Толстой тормышының төп этаплары турында сөйләделәр. Очрашу эчтәлекле һәм эмоциональ яктан тулы иде.
