Сөембикәгә 110
«Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышлап Айбаш авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды. «Сөембикә» журналы 1913 елдан татар телендә чыга башлый. Ә 1926 елдан 1991 елга кадәр журнал «Азат хатын»исеме астында чыга. Ул тиз арада популярлык казана, ә 1930 елларда аның тиражы 15 мең данәгә җитә.Чара барышында журнал турында тарихи мәгълүмат бирелде. Китапханәче журналда хатын-кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, очерклар, гаилә-көнкүреш темаларына хикәяләр, лирик шигырьләр, поэмалар басылуы, йорт хуҗалыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр басылуы турында сөйләде. Күргәзмәдә Сөембикә журналының яңа саннары тәкъдим ителде.
