Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Алтын көз буяулары

Коркачык авылы китапханәсендә рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен укып чыктылар. Көз-елның бик матур вакыты, рәссам табигатьне якты төсләргә буяган кебек. Елның бу серле вакытына багышлап «Алтын көз буяулары» дигән чара үткәрелде. Балалар көз билгеләре турында күп яңа һәм кызыклы магълүмәт белделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Ф.Тютчев, С. Есенин, А. Фет, А. Пушкин, Р. Миңнуллин, Р. Корбанның көз турында шигырьләрен рәхәтләнеп тыңладылар һәм үзләре дә кычкырып укыдылар. Тәрәзә артында болытлы һәм яңгырлы һава булуга карамастан, китапханәнең җылы һәм уңайлы атмосферасында, кызыклы һәм гыйбрәтле китаплар укыганда, бик күңгелле һәм рәхәт.