Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкиятләрнең зирәклеге

 

Биектау авыл китапханәсе китапханәчеләре 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өченче сыйныф укучылары өчен викторина элементлары белән мавыктыргыч әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче белән бергә балалар искиткеч әкият дөньясы буйлап сәяхәткә чыктылар. Яшь укучыларга укыган әкиятләр буенча, табышмаклар тәкъдим ителде, «Әкияти калейдоскоп» викторинасы үткәрелде. Укучылар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Китапханәчеләр балаларга китапханәдә яшәүче һәм укучыларын көтүче китаплар, шулай ук китапханәнең кеше тормышында мөһим урын алып торуы турында  сөйләделәр.