Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Көз кунакка килде

Көз – алтын чор, ул рәссам кебек табигатьне якты төсләргә буяп тора. Көз юмарт – ул кешене ашата. Көз – елның моңсу вакыты. Кәефне күтәрү өчен Кече Битаман китап бирү пунктында балалар өчен тематик кичә үткәрелде. Укучыларны көзге уңыш күргәзмәсе, көз турында хикәяләр һәм шигырьләр урнаштырылган китап күргәзмәсе каршы алды. Балалар өчен «Юка итеп бәрәңге әрче», «Яфракны таны», «Скакалканы тартып ал»,  «Бәрәңгеләрне җыеп ал», «Табышмакны чиш», «Мәкальне дәвам ит» һәм башка конкурслар оештырылды. Балалар үзләренең көз турындагы яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Бу А.С.Пушкин, Н.А.Некрасов, А.К.Толстой һәм башка авторларның шигырьләре. Чара ахырында катнашучылар коймак белән чәй эчтеләр. Шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.