Бердәмлектә көч
Халыклар бердәмлеге көне Россиядә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. 4 ноябрьдә Мәскәүнең 1612 елда поляк интервентларыннан азат ителүе хөрмәтенә билгеләп үтелә. Алат авыл китапханәсе укучылар өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган күргәзмә оештырды. Әлеге күргәзмәдә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышырга, тарихны искә төшерергә, укырга мөмкин. Ул еллардагы геройлар Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийга аерым игътибар бирелә, алар халык ополчениесен җыялар һәм җитәклиләр
