Бердәмлектә көч
Халыклар бердәмлеге көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, 1612 ел вакыйгалары, Смутаның чыганаклары, Пожарский һәм Минин җитәкчелегендә халык ополчениесенең башкаланы чит ил басып алучыларыннан азат итүгә ирешүе турында мәгълүмат бирде. Бу бәйрәм җиңүне түгел, ә җиңү өчен халыкның берләшүен символлаштыра. Балаларга бәйрәм турында материал табу өчен «Мәскәү тарихы», «Зур балалар энциклопедиясе», «Мин Россия гражданы» китаплары тәкъдим ителде. «Мин Россия гражданы» китабы – балалар өчен Россия тормышы, аның дәүләт төзелеше турында мавыктыргыч танып – белү әсбабы. Бирелгән мәгълүматны ныгыту өчен викторина үткәрелде.
