Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Чернышевка авылы модельле китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә патриотик сәгать узды. Чара барышында балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләнде, 1612 ел вакыйгалары турында җентекле мәгълүмат бирелде, «Минин һәм Пожарский» дип исемләнгән электрон презентациясен карадылар. Аның ярдәмендә китап укучылар Ватан тарихындагы авыр чор турында гына түгел, җирне саклаучыларның данлы батырлыгы турында да белделэр. Шулай ук кунаклар ул вакыттагы вакыйгалар белән «Ерак гасырлар вакыйгасы» китап күргәзмәсе белән таныштылар.
